ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2019 ел
шимбә

2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин TIAF 5 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышында катнашты.

Бу чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Монда Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие килгән иде.

 

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген брифингта яңа инвестицион проектлар турында сөйләде.

Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

2018 елда  Татарстан территориясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән 400 дән артык инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Инвестицияләр 29 илдән кергән, аларның иң активлары АКШ, Германия, Төркия, Кытай, Нидерланд.

 


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат муниципаль районында булды. Төп максаты - район советы сессиясендә катнашу иде.

Утырыш Нурлат муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән муниципаль районы советының хисап сессиясендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат районында  булды.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Ел башыннан республикада 570 янгын булган. Барлыгы 39 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чорыннан 2,6 катка артык. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Бүген «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстанда йортлардагы һәм фатирлардагы газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияәүгә бәйле төп мәсьәләләр турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Агросәнәгать предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү турыда бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Татарстанда 22 февраль көненә 355,9 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 13,3 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International