Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге коллективына яңа җитәкчене – Павел Лохановны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, республика ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең унынчы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан ителде. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Республиканың тыюлык фондын саклау һәм үстерү буенча озак сроклы максатчан программа эшләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында “Балыкчы. Аучы” 13 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылышы узды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Үзбәкстан республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
2019 елда Татарстанда янгыннар турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры - РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда Республикасында нәселле терлекчелек турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.