ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга килешүләр төзү өчен гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул искә төшергәнчә, бүген комиссиягә алты инвестицион проект буенча гаризалар тәкъдим ителгән.

2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше 14%ка арткан һәм 4 млрд 924 млн 310 мең АКШ доллары тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов хәбәр итте.

Брифинг Татарстан таможнясының 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәлеген арттыру өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләре турында хәбәр итте. ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында республика кидәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының йомгаклау коллегиясендә катнашты. 

Ул ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган иде. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, КДАТУ ректоры Ришат Низамов белән Инжиниринг үзәгендә булдылар. 

 

Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м. Россия буенча уртача күрсәткеч - 25,2 кв. м. Бүген бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Коллегия ведомствоның 2018 елда эш йомгакларына һәм 2019елга бурычларын багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.   

2019 елның 16 гыйнварында 84 нче яшендә татар музыка мәдәниятенең күренекле вәкиле, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шакиров Илһам Гыйльметдин улы вафат булды.

Илһам Шакировның вафатына бәйле рәвештә некрологка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка бик күпләр кул куйды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк.

Утырыш Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышлана.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә 2018 елда ТР да ведомствоның хәрби-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау һәм киләчәккә бурычлар билгеләү буенча киңәйтелгән киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы буенча командующие урынбасары генерал-майор Евгений Березин, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР  буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре  һәм башкалар катнашты.

2018-2019 еллар эпидемиология чорында гриппның 13 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International