ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XV Бөтенроссия ярышларында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Искә төшерәбез, Казанда узучы ярышларда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 28 команда катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ идарәсендә узды.
Татарстанның җитештерү структурасында якын арада нефть эшкәртү өлеше артачак. Хәзергә республикада чыгарылган чималның яртыдан азрагы эшкәртелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
2018 елда Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 102%ка җиткән. Республиканың сәнәгать җитештерүе күләме 2 трлн 818 млрд сум булган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Финанс министрлыгының Казначейлык департаменты оештырылуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бәйрәм тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы, югары дәрәҗәдә профессиональ булулары аркасында Татарстанда криминал хәл тотрыклы кала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта катнашучылар Татарстанның Эчке эшләр бүлекчәләре һәм органнарының 2018 елдагы оператив хезмәт эшчәнлеген карадылар.
Коллегия утырышында шулай ук РФ эчке эшләр министры урынбасары - статс-секретарь Игорь Зубов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан прокуроры Илдүс Нәфыйков катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татфондбанк” ГАҖ, “Интехбанк” ГАҖ һәм “ИК “ТФБ Финанс” ҖЧҖ кертемчеләренең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов катнашты.
Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы советы район башлыгы Павел Лохановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.
Бу хакта бүген Кама Тамагы районы советының чираттан тыш сессиясендә мәгълүм булды.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты клоллегиясе утырышында катнашты. Утырышта ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.