Татарстан Республикасында 2018 елда төзелеш өлкәсендә 21 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 9 үлем очрагы. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында катнашты. Анда шулай ук “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.
Утырыш Идел буе электр челтәрләренең яңа базасы территориясендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын ачты. Тантанада шулай ук “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. Бу чара “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышына туры китерелгән иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы”, “Түбән Кама” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссиясе һәм ТР Инвестицион советының уртак утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты, ул 2018 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга планнарга багышланган иде.
Бүген Казанда “Корстон” кунакханә комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын тантаналы бүләкләү чарасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар холлда ТР Милли архивы оештырган архив документлары күргәзмәсен карады.
.
Мәскәүгә төп чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Хуҗалыкларның кече формалары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018 елда Гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында фикер алыштылар. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.