Хуҗалыкларның кече формалары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, узган өч елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме үсеше динамикасы яхшы иде (ел саен 10 процентка артты). "Быел, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме кимесә дә, кече хуҗалык формаларыннан күләменең яртысын көтәбез", - диде ул.
2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 224 млрд. сум булыр дип фаразлана, шулардан 98 млрд. сум - шәхси хуҗалыклар, 20 - крестьян-фермер хуҗалыклары, 106 млрд. сум - авлы хуҗалыгы берләшмәләре.
Анализ күрсәткәнчә, авыл җирендә яшәүчеләрнең авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр саны кими бара. 490 мең хезмәткә сәләтле кешеләрдән 71 меңе генә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Марат Әхмәтов сүзләренчә, эшкуарлыкны үстерү аша авыл җирендә хезмәткә сәләтле кешеләрне җәлеп итү буенча җитди эш алып барырга кирәк.
Гомумән, республика халкы федераль финанслар катнашындагы грантлар программаларында актив катнашалар. 2019 елда гаилә фермалары өчен 30 млн. сумга кадәр артачак, һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшне башлаучы фермерларга ярдәм булдыруны хәл итәргә тиеш.