Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.
Татарстанда 2018 ел дәвамында 1872 ягулык үрнәге лаборатор сынау уздырылган, шуларның 3,7%ы, ягъни 69 очракта техник таләпләргә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Татарстанда ягулык бәяләре Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда түбәнрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы тоткарлану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Cotton Way компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
Бүген Казан ратушасында Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды.
Бәйрәмгә татарстанлылыр чакырылган иде - Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Шулай ук геройларның туганнары, үзләре үлгәннән соң бүләкләнгәннәрнең гаилә әгъзалары катнашты.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО Генераль ассамблеясы карары нигезендә 9 декабрьдә билгеләп үтелә . Дәүләт һәм җәмәгатьчелек игътибарын коррупция проблемаларына юнәлтү төп максат булып тора.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.
Агымдагы елдагы авырлыкларга карамастан, Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе кимүенә юл куймады. Күбесенчә моңа агро-сәнәгать тармагына җитди инвестицияләр кертелүе исәбенә ирешеп булды. Бу хакта бүген гадәттәге республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районноар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.