Алексей Песошин Cotton Way компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Cotton Way компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

Cotton Way аренда һәм текстиль эшләнмәләрне профессиональ эшкәртү буенча Россия базары лидерларының берсе санала. Бүгенге көндә компаниянең ил буенча 7 җитештерү һәм 30 склад комплексы бар. Cotton Way компаниясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск шәһәрләрендә тәкъдим ителгән, аларда 2 меңнән артык кеше эшли.

Татарстан башкаласында Cotton Way 2017 елның декабрендә “Химград” технополисы территориясендә текстиль эшләнмәләрне эшкәртү буенча яңа җитештерү-логистика комплексын ачты.

Очрашу барышында Алексей Песошин Cotton Way компаниясе вәкилләре белән Казандагы җитештерү комплексының агымдагы эшчәнлеге, шулай ук компаниянең киләчәктә предприятиене үстерү буенча планнары турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International