Татарстанда урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген КФУның Икътисад һәм финанслар институтында Times Higher Education алдынгы фәнни тикшеренүләр саммиты ачылды. Ул ярты гасырдан артык бөтен дөньяда югары белемне үстерү мәсьәләләрен өйрәнүдә специальләшкән.
Саммит ачылышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының беренче утырышы узды.
Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының рәисен һәм секретарен сайлау белән башланды. Бертавыштан рәис итеп Алексей Песошин, секретарь итеп Роберт Хәбибуллин сайланды.
Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Анда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.
Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның COFCO компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Быел Татарстанда 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Агымдагы елга дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләме 254,6 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров озатуында Казанның "Истанбул" паркында булдылар.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында бүген берьюлы ике мәсьәлә каралды.
Утырыш ТР Министрлар Кабинетында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.
Төп темалар - “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлекләре турынды”; “Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларында, мәдәният һәм спорт объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләре турында”.
Иртәгә, 15 август көнне, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IX киңәйтелгән утырышы узачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Чара "Пирамида" кунакханә комплексында үткәреләчәк.