Татарстанда бөртекле культураларны җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлыгы 1,5 млн гектар мәйданның 640 мең гектарында җыелган, яисә планның 43%ы. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чираттагы ялга китте.
Аның ялы 14-25 август көннәрендә булачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.
Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” комиссияләре әгъзалары катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Авиация сәнәгате үсеше Татарстан Республикасының данлыклы тарихының
аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстан авиатөзелеш өлкәсендә Россиянең
алдынгы төбәкләренең берсе булып кала. Бу хакта бүген Татарстан
Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия
авиаҗитештерүчеләренең IV съездының пленар утырышында белдерде.
Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында “Авиакосмик
технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (АКТО) IX халыкара
махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды.
Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (АКТО) IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда 118 мең 667 кешенең социаль хезмәтләр җыелмасын дару итеп алырга хокукы бар. Барлыгы федераль регистрда республиканың 337 мең 466 кешесе тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итте.
Федераль бюджет хисабына кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан гамәлдә, дип искә төшерде министр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмә комплексның төзелеш мәйданында барды, анда “Казан Экспо” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Зиһаншин һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 796 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 10 млн 115 мең сумга 268 карар чыгарылган. Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык районнары белән Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында ТР Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.
Республика сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев җиткерде.
Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.