Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Казан федераль университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә һәм югары уку йортының үсешендәгн перспектив юнәлешләренә багышланган брифинг узды.
23-24 ноябрьдә Иннополис Университетында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Киләчәк формуласы» ИТ-фестивале узачак, анда стартапларда, бигтехта һәм фәндә карьера турында мастер-класслар һәм панель дискуссияләр, төгәл фәннәр, ясалма интеллект, нанотехнологияләр, оптик күренешләр һәм космос буенча белем бирү лекцияләре һәм вакансияләр ярминкәсе булачак.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләренә ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. ТР Рәисе Указы белән ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде.
Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенә багышланган «РОСТКИ» икенче халыкара форумы бу атнада Казанда узачак. Эшлекле программадан тыш, бай мәдәни программа да планлаштырылган. Татарстан хакимияте форумнан ниләр көтүе турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Беренче тапкыр «РОСТКИ» форумы Казанда 2023 елның сентябрендә узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан мөрәҗәгате.
ТР Хөкүмәте Йортында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин катнашында 2024 елда физик затларның мөлкәт салымнарын түләү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында булды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.