Бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russian-Singapore Business Forum) эшендә катнашты.
Форум “Шангрила” кунакханәсендә узды. Оештыручыларның сүзләренә караганда, анда Россия бизнес-ширкәтләренең гадәттәгедән тыш күп вәкилләре җыелган.
Татарстан Республикасы “Электрон Хөкүмәт” проектын тормышка ашыруда шактый алга китте һәм, Сингапур белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылуын исәпкә алганда, без бу мәсьәләдә лидерлар рәтенә керә алачакбыз.
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы һәм IDA International компаниясе (Сингапур) арасында үзара аңлашу турында төзелгән һәм имзаланган Меморандумга аңлатма биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай диде.
Бүген, 28 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Сингапурга визиты барышында берничә очрашу үткәрде.
Шуны искәртик: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) эшендә катнаша.
Иртән IDA International компаниясе (Сингапур) офисында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров катнашында e-Government Singapore (Сингапурның Электрон Хөкүмәте) проекты тәкъдир ителде.