ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстан Республикасының Саба районындагы Евлаштау авылында салынган һәм 580 продуктлы ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексына барып кайтты.

10
июнь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Ислам үсеше банкы (ИБР) ярдәме белән Казанда уздырыла торган Халыкара инвестицион конференция кысаларында экспозиция ачылды. Анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

9
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
“10-11 нче июньдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанга эшлекле сәфәргә киләчәк”, - дип хәбәр итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгы матбугат хезмәте.

6
июнь, 2008 ел
җомга
Бүген Түбән Камага “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашырга дип килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тоташ металл кордлы йөк машиналары шиннары җитештереләчәк яңа шин заводы төзелешенең барышы белән танышты.

5
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 15 еллыгына багышланган IV экология форумы бара. Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

4
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Германия халыкара хокукый хезмәттәшлек фонды директоры Матиас Веккерлингны кабул итте.

3
июнь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Брюссельдә 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак Казанны тәкъдир итү кысаларында Россия делегациясенең эше турында сөйләде.

2
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә Россия Федерациясеннән кандидат буларак күрсәтелгән Казан шәһәренә булышлык күрсәтү өчен, гадәттән тыш марафон Брюссельдә финиш ясады. Анда 2008 елның 31 нче маенда Студентлар спортының Халыкара федерациясе башкарма комитеты (ФИСУ) 2013 елгы җәйге Студентлар уеннарының башкаласын сайлап алды.

1
июнь, 2008 ел
якшәмбе
Казан 2013 елгы Бөтендөнья Студентлар уеннарын үткәрү өчен хокук яулау көрәшендә җиңеп чыкты.

31
май, 2008 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә Россия Федерациясеннән кандидат-шәһәр буларак күрсәтелгән Казанны тәкъдир итүдә катнашты. FISU (Federation International Sport University) башкарма комитеты әгъзалары өчен Казанны тәкъдир итүдә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков, Россия Олимпия комитеты Виктор Хоточкин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International