Закон тарафыннан билгеләнгән срокта Татарстан Республикасындагы 227 мең граждан 2007 елга доходлары турында декларацияләр тапшырдылар. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән гадәти брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын “беренче агым”да 34092 укучы тапшырачак, математика буенча – 32938 кеше. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган гадәти брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.