Татарстан Республикасы территориясендә Россия Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясе элеккесенә караганда тынычрак, тотнаклырак тәртиптә үтте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән традицион брифингта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин хәбәр итте. “Республика территориясе буенча сайлау нәтиҗәләре буенча ахыргы мәгълүмат бүген көндезге бердә билгеле булачак”, - дип хәбәр итте Анатолий Фомин.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы тору дәүләт хезмәте бинасы каршындагы спорт-тренировка мәйданында янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына республика ачык ярышларының беренче көнендә җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Көч сынашуның беренче призерларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады.
25 нче февральдә “АК БАРС” БАНК ААҖ һәм KP Chemical Корея компаниясе арасында уртак предприятие турындагы килешүгә тантаналы рәвештә кул кую булды. Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы махсус икътисади зонасы территориясендә яңа нефть химиясе полиэтилентерефталат (ПЭТФ) производствосы төзеләчәк. Бу проектка каралган инвестицияләр күләме 100 млн. евродан артык тәшкил итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләре тарафыннан дәүләт оборона заказын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.