ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген «Том Сойер Фест - Казан 2017» тарихи мохитне тергезү фестивале тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.

Фестивальне ябу тантанасы Волков урамындагы 29 нчы йорт ишек алдында узды. Ике айда «Том Сойер Фест» волонтерлары Казанның тарихи үзәгендә дүрт йортның тышкы ягын төзекләндерделәр.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды.

Искәртәбез, Kazan City Racing автотамашасы трассасы Казанның тарихи үзәге, Меңьеллык мәйданы кырыннан уза. Гомуми озынлыгы – 800 м.

Автотамаша программасында – катнашучылар парады, индивидуаль катнашучыларның һәм командаларның күрсәтмә чыгышлары.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә багышланган чараларда катнаша. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри. 

Прогамманың беренче пункты М. Сыртланова урамындагы «Калейдоскоп» паркы булды, ул Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндерелгән.    

Бүген Казанда Татарстан Республикасы көнендә татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка мәдәният әһелләре катнашты.   

Һәйкәл Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнашкан. Проект авторлары – Россиянең Атказанган рәссамы Андрей Балашов, Татарстан Республикасы халык рәссамы Асия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы Атказанган архитекторы Герман Бакулин.

Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда 2017 елгы су спорт төрләре буенча XVII дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIX җәйге Универсиадада, 2017 елда көрәш буенча дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIII Сурдолимпия җәйге уеннарында катнашкан спортчылар, спорт федерацияләре вәкилләре, тренерлар чакырылган иде.  

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!

Уртак тырышлык белән без нәтиҗәле базар икътисадын төзүгә, социаль өлкәдә лаеклы стандартлар һәм кешеләрнең сәясәт өлкәсендәге ирекләрен тәэмин итүгә ирештек, аларның башлангычларын хуплау һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыра алдык.


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы көне –  без татарстанлылар өчен җитди бәйрәм, без һәрвакыт аны көтеп алабыз һәм бу көнне яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алырга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.    

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Тантаналы кабул итү театральләштерелгән прологтан башланып китте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Чара Казанда Татарстан Республикасы көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы янында узды. Тантанада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урам, 65 адресы буенча ике атаклы дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев һәм Гомуәр Усмановка мемориаль такталар ачу тантанасы узды.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International