Рөстәм Миңнеханов Казанның «Калейдоскоп» паркында булды

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә багышланган чараларда катнаша. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри. 

Прогамманың беренче пункты М. Сыртланова урамындагы «Калейдоскоп» паркы булды, ул Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндерелгән.    

Төзекләндерү барышында кече архитектур формалар урнаштырылган, юл  полотносы яңартылган, җәяүлеләр сукмаклары киңәйтелгән һәм велосипед юллары корылган. Паркта шулай ук футбол мәйданчыгы бар, яңа газоннар һәм чәчәк түтәлләре булдырылган. Паркны яңартуга барлыгы 94 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Паркка килгән кунакларны Рөстәм Миңнеханов котлады һәм, Татарстанда җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча системалы эш алып барыла, дип белдерде. «Бу парк 70 нче еллардан бирле бар инде, аны берничә мәртәбә  реконструкцияләделәр. Ахыр чиктә ул өлкәннәргә дә, балаларга да ошаячак. Барыгызна да котлыйм һәм бу урынны саклавыгызны үтенәм», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Казанлыларны Татарстан Республикасы көне белән башкала мэры Илсур Метшин да котлады.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Даурия урамындагы 27 нче йорт янына китте, анда бүген ишегалды бәйрәме уза. Татарстан Президенты йорт янындагы территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты, яңа балалар һәм спорт мәйданчыкларын, яңартылган җәяүлеләр зонасын карап чыкты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International