ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зур Кызыл урамында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшләре урынында күчмә киңәшмә уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал мэрлары Ассоциациясе президенты Алиулл Салл җитәкчелегендә Сенегал Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды. 

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды. 

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. 


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 6 июньдә, Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында  “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында предприятиенең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышынды, “Татспиртпром” АҖнең еллык отчеты расланды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.

Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.

Рөстәм Миңнеханов рус телен саклауда һәм үстерүдә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеген югары бәяләде. «Сез бик нәтиҗәле эшлисез», - диде ул.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. 

Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.   

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов барысын да Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу бәйрәм һәрвакыт күпмилләтле илебезнең бар халыклары тарафыннан да билгеләп үтелә.   

Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Бельгия Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә кунакларга Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, Бельгия илчесе Татарстанга эшлкле даирәләр вәкилләре делегациясе белән килде, барлыгы 12 Бельгия компаниясе вәкиле бар. 

"Без Бельгия белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, шул исәптән, төбәкара дәрәҗәдә дә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Икътсадның реаль секторы предприятиеләре һәм фәнни учрежениелщр - вузлар, фәнни үзәкләр - арасында кооперацияне киңәйтү һәм тирәнәйтү мөмкинлекләрен без анализларга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында белдерде.

Чара Казан милли тикшеренү технология университеты кампусларының бер бинасында узды (Казан, Четаев ур.)

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университеты (КАИ) территориясендә урнашкан лабораторияләр һәм фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм фәнни үзәкләрендә булды.  

Рөстәм Миңнехановка шулай ук КНИТУ-КАИ 2 нче һәм 8 нче уку  корпуслары арасындагы мәйданчыкта (Четаев ур.) урнашкан Ту-144 очкычын күрсәттеләр.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Ту-144 очкычының Казан илкүләм тикшеренү университеты кампусындагы постаментка 2017 елның 26 маенда куелуы турында сөйләде. Ту-144 советлар заманындагы тавыш тизлегеннән артык очучы дөньядагы ике очкычның берсе булган пассажир очкычы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International