Әхмәтханов
Җәүдәт Йосып улы
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучыл хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94
Телефон:
(843) 278-92-00
Факс:
(843) 278-91-92
E-Mail:
Zhaudat.Ahmethanov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1967 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Максабаш авылында туган.

1990 елда «хокук саклау эшчәнлеге» белгечлеге буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбен, 1995 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамлый.

1988 елда - Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәте полкы милиционеры.

1988-1990 елларда - СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә белем ала.

1990-1993 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченные.

1993-1995 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы.

1995-1997 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы Эчке Эшләр идарәсенең «Киров» бүлеге башлыгы.

1997-2001 елларда — Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр идарәсенең криминаль милиция башлыгы урынбасары - идарә башлыгы.

2001-2004 елларда - Казан шәһәре Яңа Савин районы Эчке Эшләр идарәсе башлыгы.

2004-2006 елларда — Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең криминаль милиция идарәсе башлыгының беренче урынбасары - башлыгы.

2006-2008 елларда - Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ 1 нче Оператив-эзләү бүлеге башлыгы.

2008-2010 елларда - Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ криминаль милиция башлыгы урынбасары.

2010-2013 елларда - Карачай-Черкес Республикасы Эчке эшләр министры.

РФ Президентының 2011 елның 9 ноябрендәге 1484 номерлы Указы белән Җәүдәт Йосып улы Әхмәтхановка махсус полиция генерал-майоры исеме бирелде.

2017 елның 13 маеннан - Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе.

 

Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре:

Жуков медале, 1996 ел

«Җәмәгать тәртибен саклауда аерымлык өчен» медале 1998 ел

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2003 ел

Почет ордены, 2009 ел

Жуков медале, 2011 ел;

Александр Невский ордены, 2025 ел

 

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре:

«ТР Эчке эшләр бүлегенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме, 2005 ел

«Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2007 ел

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2017 ел

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел

«Дуслык» ордены, 2022 ел

 

Башка бүләкләр:

«Россия флотына 300 ел» медале, 1996 ел

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең «Бурычка тугрылык өчен» мактау билгесе, 2000 ел

«РФ ЭЭМның 200 еллыгы» медале, 2002 ел

«1 дәрәҗә Хезмәттәге аерымлык өчен» медале, 2003 ел;

«Бурычка тугрылык өчен» күкрәк билгесе, 2003 ел

«ТР ЭЭМның Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, 2003 ел

«Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале 2003 ел

«Хәрби батырлык өчен» медале, 2004 ел

«Криминаль милициянең иң яхшы хезмәткәре» билгесе, 2004 ел

2004 ел Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты

«Хәрби идарәнең җирле органнарындагы фидакарь хезмәте өчен» күкрәк билгесе, 2004 ел

«Хезмәттәге казанышлары өчен 2 дәрәҗә, тиешле еллар эшләгәне өчен» медале, 2004 ел

«Хезмәттәге отличие өчен 3 дәрәҗә, тиешле еллар эшләгәне өчен» медале, 2004 ел

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты 2005 ел

«Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале, 2006 ел

«Батырлык һәм кешелеклелек өчен» медале, 2007 ел

Кыйммәтле бүләк - Макаров пистолеты, 2007 ел

«Хәрби бердәмлек өчен» медале, 2008 ел

«3 дәрәҗә казанышлары өчен» ордены, 2010 ел

«Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе, 2010 ел

«Коткару хакына бердәмлек өчен» медале, 2010 ел

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» медале, 2010 ел

«Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы» медале, 2010 ел

«Казанышлары өчен» ордены, 2011 ел

«ЮХИДИ хезмәтендә аерымлык өчен» күкрәк билгесе 1 дәрәҗә, 2011 ел

«Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренә 200 ел» юбилей медале, 2011 ел

«Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2011 ел

«Россия ДОСААФына 85 ел» медале, 2011 ел

«Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы» күкрәк билгесе, 2011 ел

РФ Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы, 2011 ел

«Идарә эшчәнлегендәге казанышлары өчен 3 дәрәҗә» медале, 2012 ел

«Карачай-Чиркес Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеме, 2012 ел

«КЧР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» билгесе, 2012 ел

3 дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены, 2012 ел

2 дәрәҗә «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2012 ел

«Динамо» җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале, 2013 ел

«Мактаулы динамочы» исеме, 2013 ел

СКФО хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы РФ ЭЭМ хәрби хәрәкәтләре ветераны хезмәт ветераны, 2017 ел

«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе,  2020 ел

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, 2024 ел

«Татарстан Республикасы «Динамо» җәмгыятенә 100 ел» юбилей медале, 2025 ел

«Россиянең кулланучылар кооперациясен үстерүгә өлеш керткән өчен» II дәрәҗә Медаль, 2026 ел

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International