Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Ел спортчысы" премиясен тапшыру тантанасында катнашты

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Ел спортчысы" премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Бүләкләү тантанасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Казан) узды.

Тимераякта фигуралы шуучы Евгения Тарасова һәм велоузышчы Илнур Зәкәрин 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда “Ел спортчылары” дип танылды. “Ел спортчысы” республика премиясен атлетларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Узып баручы елда Евгения Тарасова да, Илнур Зәкәрин дә дөнья аренасында җитди нәтиҗәләр күрсәтте. Евгения Тарасова, мәсәлән, Владимир Морозов белән бер парлы шууда Остравада Европа чемпионатында җиңүче булды. Шулай ук Хельсинкида дөнья чемпионатында “бронза”, Токиода командалы дөнья чемпионатында “көмеш” яулады.

Илнур Зәкәрин шулай ук “Вуэльта Испании” ярышларында – өченче, “Джиро д'Италия”дә финишка бишенче килде.

Светлана Демина һәм Гомәр Нуруллин 2017 елда Татарстанның иң яхшы тренерлары итеп танылды - алар “Ел тренеры” номинациясендә "Ел спортчысы" республика премиясе җиңүчеләре булды.   

Бүләкләрне иң яхшы тренерларга Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Олег Матыцин тапшырды.

Йөзүче Александр Красных һәм волейболчы Максим Михайлов “Ел лидеры” номинациясендә җиңүче булды. Аларга бүләкләрне Россия чаңгыда узышулар федерациясе президенты Елена Вяльбе таршырды.

Чаллыдан  “Олимпия” мәктәбе иң яхшы спорт мәктәбе итеп танылды. Иң яхшы балалар тренеры бүләген бу мәктәп белгече Лариса Хяккинен алды. Шулай ук Дарья Шадрина һәм Егор Куимов бүләкләнде.

“Зенит-Казан” волейбол клубы 2017 елда спортның уен төрләре буенча Татарстанның иң яхшы командасы булды. Тиешле бүләкне клубның вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин алды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасыннан иң яхшы спортчы итеп Йолдыз Гатауллина һәм Иван Пакин танылды.

“Ел спортчысы” премиясен тапшыру тантанасыннан соң ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, алдагы кышкы Олимпия уеннарында флаг һәм гимн булмауга карамастан, безнең спортчылар барыбер Россия атлетлары булып калачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International