ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТатНИИСХ фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителде

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы нәитҗәлеген арттыру өлкәсендге ТатНИИСХ фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Киңәшмә видеконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. 

Россия фәннәр академиясенең Федераль тикшеренү үзәге Казан фәнни үзәгенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә,. институт Татарстан авыл хуҗалыгы комплексының бердәм системасында эшли. 

"Бүген без Россия Федераль фәнни оешмалар агентлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә алты өстенлекле юнәлеш буенча эшлибез. Үзенчәлегебез тулы циклда тикшеренү уздыруда - фундаменталь тикшеренүләрдән, сынап карау һәм производствога гамәлгә кертүгә кадәр". 

Институт эре халыкара һәм Россия проектлары белән нәтиҗәле эш итә, «Рай Селект» (Германия), «Экада» белән, Беларусь милли академиясе проектлары буенча, илебезнең алдынгы фәнни институтлары белән - Бөтенроссия үсемлекчелек институты, Краснодар һәм Ставрополь институлары белән эш алып бара.

Бүген Россиядә 42 селекцияүзәге, ТатНИИСХ шулар арасында. Аерым алганда, ТатНИИСХ нигезендә 15 авыл хуҗалыгы культурасы селекциясе алып барыла. 

Селекция һәм орлыкчылык - өзелмәс процесс, диде Марсель Таһиров, биредә комплекслы эш итү кирәк, безнең сортлар республикада һәм Россия төбәкләрендә кулланыла, алар мәйданы 1,8 млн. гектардан артты. Институт бодайның уҗым һәм сабан сыйфатлы сортларын тәкъдим итә. 2017 елда тарихта беренче мәртәбә биредә селекцияләнгән сабан бодае сорты Татарстанда утыртылганның 50 процентыннан артты. 

Шулай ук Федераль фәнни оешмалар агентлыгының "Бәрәңгечелек" өстенлекле юнәлеше буенча институтта 5 вирусларга каршы тора алырлык бәрәңге сорты булдырылды, икече Селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелде. Тәҗрибә кырларында федераль проект кысаларында Россия селекциясенең бәрәҗге гибриды һәм яңа сортларның экология-географик тикшеренүләре уздырылды. 2016 елда 36 сорт һәм гибрид өйрәнелде, 2017 елда - 66. Әлеге юнәлеш федераль дәрәҗәдә хуплана. 

"Татарстан - терлекчелеге алдынгы булган республика. Бүген фән югары аксымлы арпа, борчак, кытай борчагы тәкъдим итә. Алар киң кхләмдә утыртыла һәм производствода таләп ителә. Галимнәр терлекне тукландыруда ногыт орлыклы культураларны утырту мәйданнарын киңәйтү аша аксым җитмәүне проблемасын хәл итүгә игътибар итәргә өнди", - диде ул. Аның сүзләренчә, бу елларда борчакның 11 югары продуктив сорты булдырылган. Интситут товар җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International