Татарстан Президенты: Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иҗади тормышы озын булыр, дип ышанам

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген "Пирамида" концерт комплексында XIII Казан мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катаншты.

"Казан янә дөнья мәдәниятларын һәм рухи традицияләрне үзара баету һәм аларның киселеше үзәгенә, кино һөнәре белгечләре һәм аны яратучыларны җәлеп итү урынына әйләнә", - диде сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, елдан-ел фестиваль кино тамашачылары йөрәкләренә үтә һәм илебездә генә түгел һәм дөнья киносәнгатенең абруйлы чарасы исемен яулый. 

"Яңа фильмнарын тэкъдим итү өчен безнең фестивальдә элекке катнашкан төрле илләр кинематографчыларының кире Казанга кайтулары шатлыклы. Татарстан осталары иҗаты да төрле Россия һәм халыкара кинофестивальләрендә уңышлы каршы алына. Ә республика халкы ел саен яраткан фестиваль бәйрәмен көтеп ала", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Казан кинофестиваленең "Мәдәниятлар әңгәмәсе аша әңгәмә культурасына" девизы белән үткәрелүен билгеләде һәм аның исламның кешелеклелекне дөньяга күрсәтүен, төрле динннәр һәм мәдәниятлар элемтәсен һәм иминлеккә өндәвен ассызыклады. "Ышанам, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иҗади тормышы озын булыр", - диде Татарстан Президенты. 

Фестиваль Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә үтә. Ул Россиядә иң эре кино күргәзмәсе дип санала һәм 2005 елдан бирле үткәрелә. Форум программасы гадәттәгечә тынычлык, толерантлык, тату яшәү идеяләрен алга этәрүче, милләтара хезмәттәшлекне ныгыту ысуллары турында сөйләүче фильмнардан тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International