25-26 августта Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре үткәреләчәк. Шул уңайдан Казанга Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкчелегендә рәсми делегация килүе көтелә. Аның составында Мәскәү Хөкүмәтеннән рәсми затлар дистәдән артык була, шулай ук бизнес-бергәлекнең 47, мәдәният өлкәсенең 60лап вәкиле, Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтариятеннән 35ләп кеше килә.
Бүген шушы вакыйга уңаеннан ТР Хөкүмәте йортында брифинг булды. Анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов катнашып, аңлатма бирде.
“Казан” Халыкара аэропорты аша Татарстан башкаласына аяк басуга ук, кунаклар Универсиада авылын, “Тулпар” спорт комплексын күздән кичереп, андагы мөмкинлекләр белән таныша. Аннары ил азатлыгы һәм иминлеге өчен башларын салган сугышчылар хөрмәтенә Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр, шулай ук “Булгария” теплоходы һәлакәтендә гомерләре өзелгәннәр истәлегенә Казан елга портыннан теплоходның соңгы сәфәргә кузгалган урынга Мәскәү Хөкүмәте исеменнән венок китерә. Җиңү паркында вакытта Бөек Ватан сугышында Мәскәүне азат итүдә катнашкан татарстанлы сугыш ветераннары белән очрашу ниятләнә.
Төш вакыты авышкач, делегация “Энергия куллану ягыннан нәтиҗәле район” микрорайонына юл тота. Монысы исә Мәскәү белән Татарстан Республикасы арасында төзелгән сәүдә-икътисад өлкәсендә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру планы кысаларында каралган.
Кичен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре ачылу тантанасы - күп санлы чаралар арасында төп вакыйга дип аталганы шул. Анда Владимир Спиваков җитәкчелегендәге мәшһүр “Виртуозы Москвы” Дәүләт камера оркестры Моцарт, Чайковский, Рахманинов, Вивальди, Россини, Пуччини кебек авторларның классик әсәрләрен башкара.
Икенче көнне сәгать 11дә Милли музейда “Мәскәү һәм мәскәүлеләр. Традицияләр һәм заманчалык” дип аталган фотокүргәзмәне рәсми тәкъдим итү планлаштырылган. Параллель рәвештә Милли китапханәдә илебез башкаласы язучылары белән иҗади очрашу була. Аның барышында Мәскәү хакимияте Татарстанның мәдәният учреждениеләренә 2011 ел ахырына кадәр 2 мең данә китап алырлык сертификат бүләк итүне күздә тота. Хәер, Мәскәү Хөкүмәте “Мәскәү – Россия төбәкләренә” программасы нигезендә мондый игелекле гамәлне инде күп тапкырлар җиренә җиткереп башкарган. Шушы ук вакытта “Мир” кинотеатрында да кино сәнгате әһелләре һәм кинорежиссерлар белән иҗади очрашу, А.Сибагатуллин сүзләренчә, нәфис фильм премьерасы була. Казанның 1 нче музыка мәктәбендә Мәскәүнең Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары исә мастер-класс уздыра.
Мәскәүлеләрнең, шулай ук, Казан мэры Илсур Метшин белән очрашуы да планлаштырылган.
Данил Мостафин сүзләренчә, мәскәүлеләр 178 нче гомумбелем бирү мәктәбендә була, анда күп балалы гаиләләр һәм Казан мәктәпләре директорлары белән очрашулар күздә тотыла.
Болардан тыш, “IT” технопаркында югары технологияләр өлкәсендә тәҗрибә алмашу, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Фән, Мәскәү сәнәгать сәясәте һәм эшмәкәрлеге департаменты белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм программасын, төрле проектлар тәкъдим итү чаралары, шулай ук “Идея” технопаркында Мәскәү белән Татарстан бизнес-бергәлекләре вәкилләре катнашында төрле юнәлештә “түгәрәк өстәл”ләр уздырылачак.
Татарстан Республикасындагы Мәскәү көннәренә исә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданда “Токio” төркеме чыгышы нокта куячак (ул 19.30 сәгатьтә башлана), шулай ук “Волга-Волга” төркеме дә чакырулы, диелде очрашуда.