Бавария Премьер-министры Татарстанга җавап визиты белән килергә чакыруны кабул итте

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария (ФРГ) Премьер-министры ХорстЗеехофер белән очрашты. 

Очрашу Мюнхен шәһәрендә Бавария дәүләт канцеляриясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясенең Мюнгенда генераль консулы Сергей Ганжа, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты. 

Яклар Мюнхенда быел икенче кат очраша. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм  Хорст Зеехофер Петербург халыкара икътисадый форумында да очрашты. Анда "ТАИФ" белән "Линде" компаниясе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. "Әлеге хезмәттәшлек алга таба да актив үсер, дип өметләнәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу һәм башка проектларыбызны хупласагыз, рәхмәтле булыр идем. Без элемтәләрне киңәйтергә һәм республикабызга технологияләре, кпиталлары һәм инновацион проектлары белән килүче Германия бизнесына ярдәм итәргә әзербез". 

Татарстан белән Германия арасында 2016 елда товар әйләнеше күләме 1 млрд. евро тәшкил итте, ә 2017 елның беренче ярты елында әлеге күрсәткеч 1,9 кат артты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда  «Даймлер», «Сименс», «Линде», «БАСФ», «Бош», «САП» кебек германия копанияләре эшли. "Без Бавария эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлекне үстерергәтелибез һәм уңышлы багланышлар алып барырга өметләнәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты гуманитар өлкәдә дә Германия белән элемтәләр булуын искәртте. Шулай ук спорт өлкәсендә дә элемтәләрне үстереп була. Ул Бавария җанатарлары һәм рәсми затларын Казанда 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында күрергә өметләнүен белдерде. 

Әңгәмәнең төп темасы Бавария делегациясенең Татарстанга җавап визитын әзерләү булды. Бавария Премьер-министры ХорстЗеехофер республикага Бавариянең киңәйтелгән делегациясен җибәрергә әзер булуын әйтте. Вакыты соңрак билгеле булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International