Рөстәм Миңнеханов «Державин укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда чираттагы «Державин укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Казан (Идел буе) Федераль университетында барды. Конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.    

Татарстан Республикасы Президенты катнашучыларны "Державинның туган җирендә" сәламләде, Гавриил Державинның туган көнендә республикада Шигърият бәйрәме үткәрелүен һәм республикада Державин премиясе гамәлдә булуын ассызыклады.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада хакимиятнең барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итәрлек законнар базасы формалашкан. «Ышанам, конференция хокукый һәм әдәби тикшеренүләргә үз өлешен кертәр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Казан Федераль университеты һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты – гадәттәгечә әлеге чараны оештыручылар. Катнашучылар арасында – Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре, Казан Суворов училищесы курсантлары, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты кадетлары, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты академиясе тыңлаучылары, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең практик хезмәткәрләре.  

Шулай ук конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты  җиңүчегә юриспруденция өлкәсендә Г. Державин исемендәге Республика премиясен тапшырды. Җиңүче – КФУ юридик факультының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы ассистенты Алсу Хөрмәтуллина.

«Ел саен 14 июльдә, Державин туган көнне, шигърият бәйрәме уза, Гавриил Державин исемендәге бөтенроссия премиясе тапшырыла. Державинның әдәби һәм юридик әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, без дәүләтебезне үстерү юллары турында, парламентаризм проблемалары турында, коррупциягә каршы көрәш турында, Россиянең хокукый һәм закон чыгару системасын камилләштерү турында уйланабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International