Рөстәм Миңнехановка җиһазлар коррозиясе белән көрәшү ысулын һәм "Росбанк" мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

"Роквул" компаниясенең Россиядә техник изоляцияләрне сату буенча директоры урынбасары Роман Айваржи торба үткәргечләре һәм җиһазларның җылыту изоляциясе астында коррозияләнүе сәбәпләре һәм аның белән көрәш турында сөйләде. Ул "Казаноргсинтез" белән фәнни-техник мөмкинлекләрне берләштерергә һәм изоляция материалларын дөрес сайларга һәм кулланырга тәкъдим итте. Уртак эш нәтиҗәсендә республикадагы нефть-газ химиясе объектларында торба үткәргечләре изоляциясен камилрәк итеп булыр иде. 

Татарстан Президенты әлеге тәкъдимне гамәлгә ашырып булуын искәртте. Ул Татарстан компанияләренә тәҗрибәне булган объектларда куллану мөмкинлеген өйрәнергә йөкләде. 

Калуга өлкәсенең "Бонус" ҖЧҖ директоры Михаил Макаров резина уалчыгыннан модификацияләнгән регенерат җитештерү өчен җиһазлар турында хәбәр итте. "Без Татарстан территориясендә үз җиһазларыбыз белән уртак инвестицион проектларда ёщм уртак предприятиеләр булдыуда катнашырга әзер", - диде ул. Ул республика фәнни тикшеренү институтларын партнер итәргә теләвен ассызыклады. 

ТР Президенты бу тәкъдимне хуплады. 

«Росбанк» ГАҖ презентациясен кредит оешмасының идарә рәисе урынбасары, Россиядә Societe Generale Corporate & Investment Banking гендиректоры Илья Поляков тәкъдим итте. "Без "Алабуга" МИЗга инвесторларны җәлеп итүгә төрлечә ярдәм итәчәкбез", - диде ул. 

Түбән Кама химик-технологик институты кафедрасы мөдире Дмитрий Земский синтетик каучуклар стабилизаторлары турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, алдан исәпләүләр буенча Татарстанда стабилизаторларны куллану 2,5 мең тонна тәшкил итә, Россия буенча - 10 мең тонна. Ул табигатькә тискәре тәэсирне киметергә мөмкинлек бирәчәген ассызыклады. 

Утырышта әлеге проектны хупладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International