Марат Әхмәтов: Быел Татарстанда шикәр чөгендеренең уңыш күләме гаять зур - 388 ц/га

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында биш елллык торгынлыктан соң бөртеклеләр уңышы 5 мллион тоннага җитте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел республикада уртача уңыш күләме 31,7 ц/га (2016 елда уртача уңыш күләме 25,9 центнер гектарына иде, 4,3 млн. тонна бөртеклеләр уңышы җыелды). 

5 муниципаль районда гектардан 40 центнердан артык уңыш җыя алдылар. Бу - Зәй районы (49 ц/га), Норлат районы (46,1  ц/га), Сарман районы (44,4  ц/га), Кукмара һәм Тәтеш районнары (40,3 ц/га).

Уңышны аз җыйган районнар турында да хәбәр ителде - 22 муниципаль район. Шуларның унберендә уңыш күләме гектарыннан 30 центнердан  да ким. 

Уңыш күләме рейтингы ахырында - Югары Ослан (23,5), Кама Тамагы (25,6), Менделеевск (26 ц/га). 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә: "Бездә файдалынмаган резервлар күп. 2018 елда бөтенесен дә максималь рәвештә файдаланырга кирәк". 

Рапс уңышын җыю эшләре тәмамланган. Быел ул 59,1 мең гектарда утыртылган иде. Әлеге культурына иң күп җыйган район - Зәй, анда 900 гектар җирдә 25 ц/га уртача уңышлылыкка казан алганнар. Моннан тыш, идне берничә ел Балык Бистәсе районында 3,8 мең гектардан уртача уңыш күләме - 22 ц/га. 

Рапс - тиз акча бирә, диде Марат Әхмәтов, аңа ихтыяҗ күп һәм вакытында акчасын да түлиләр, шул ук вакытта рапсны башка культуралар алдыннан утырту файдалы. 

Министр 2018 елда әлеге культурага игътибар итәргә өндәде. 

Марат Әхмәтов докладында шикәр чөгендере уңышы турында да хәбәр итте. Бүгенге көнгә шикәр чөгендере 50 % мәйданнарда җыелган, ягъни 37,2 мең гектарда. 1,46 млн. тонна шикәр казып алынган, уртача уңыш күләме 388 ц/га. Бу Татарстанда шикәр чөгендерен утырту тарихында иң күп уңыш. 

Уңыш күләме буенча лидерларда Тәтеш районы - 500 ц/га шикәр чөгендере. 

Бу көннәрдә бәрәңгы уңышын җыю тәмалмана, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. 125 мең тонна казып алынган. Уңышлылык - 216 ц/га. Гомумән, республика халкы бәрәңге белән тулысынча тәэмин ителгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International