Nores Watertech Норвегия компаниясе һәм «Идея» технопаркы Татарстанда сөләйман балыгы җитештерүче завод проекты төзелеше буенча килешү имзаладылар

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Nores Watertech Норвегия компаниясе һәм «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы Татарстанда елына 3 мең тонна күләмендә сөләйман балыгы җитештерүче завод проекты төзелеше буенча инвестицияләр нияте турында килешү имзаладылар

Документ "Корстон" КСККнда бүген ачылган 47 нче Балыкчылык буенча Россия-Норвегия уртак комиссиясендә имзаланды. Килешүгә имзаларын "Идея" технопаркы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимов һәм Норвегия компаниясе вәкиле Тронд Вегер куйдылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

2018 ел көзендә әлеге проектка Норвегиянең башка компанияләре дә кушыла. "Без Норвегия һәм Татарстанның төрле фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Без бу тема белән кызыксынган академиклар өлкәсе вәкилләре, галимнәр белән бик күп аралаштык", - диде Норвегия компаниясе вәкиле. 

"Күп ел элек без технология һәм аквакультура өлкәсендә багланышларны активлаштыру буенча эш төркеме булдырган идек. Озак еллар ул нәтиҗәсез булды, әмма бүгенге сессия, килешү имзалану багланышлар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Рөстәм Миңнехановка һәм аның командасына Норвегия компаниясен кызыксындыра алганнары, республика мөмкинлекләрен күрсәтеп, бөтен өчен дә бик мөһим адым ясый алганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов.

Проектны "Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Производство 8,5 гектарлык җирдә урнашачак. Заводның беренче чиратын ачуны финанслау 26,9 млн. евро тәшкил итәчәк. Башта елына 3 мең тонна сөләйман балыгы, ә алга таба елына ун мең тонна җитештерү көтелә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиянең алга таба актив үсеп баручы төбәге буларак Татарстан Норвегия белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү яклы. Аның фикеренчә, Норвегия белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә бөтен мөмкинлекләр бар. "Географик яктан уңышлы урнашуы, су ресурслары күп улу һәм киң транспорт инфарструктурасы булуы", - дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аквакультура өлкәсендә җитештерү һәм эшкәртүдә дөньяның алдынгы иле дип саналган Норвегия әлеге проектта хезмәттәш булуга бик шат. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International