Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, Үзбәкстан делегациясенең Казанга визиты Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан белән Үзбәкстанның киләчәк хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде. 

Татарстан Президенты үзенең Үзбәкстанга быел сентябрьдәге эш сәфәрен искә алды һәм Гуломҗон Ибраһимовка кунакчыллыклары һәм эшлекле һәм мәдәни киң программа оештырган өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Үзбәкстан арасында әлегә товар әйләнеше барлык булган мөмкинлекләрне чагылдырмый: «Без хезмәттәшлекнең зур перспективаларын күрәбез. Моңа безнең телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез уртаклыгы да ярдәм итә. Әмма иң мөһиме – ике илнең дә иң югары җитәкчелеге теләге һәм ихтыяры». 

Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре үсешендә төбәкара хезмәттәшлекне өстенлекле дип билгеләделәр.   

Рөстәм Миңнеханов нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең барлык мөмкинлекләрен дә карарга тәкъдим итте: Үзбәкстанга әзер продукция китерүдән алып тармак белгечләрен әзерләү өлешендә хезмәттәшлеккә кадәр.    

Үзбәкстанның үз чиратында алга киткән җиңел сәнәгате бар. «Без бу өлкәдә дә багланышлар урнаштыра алырбыз дип ышанам. Үзбәкстан бизнесын республикабызга чакырырга кирәк, аларга барлык уңай шартларны да тәкъдим итәргә», – диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага мөрәҗәгать итеп.   

Татарстан Президент туризм, машина төзелеше, төзелеш торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгълүматлаштыру, мәдәният һәм башка юнәлешләрдә элемтәләрне ныгытырга тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов Гуломҗон Ибраһимовка эшлекле даирәләрнең үзара  өстәмә визитларын оештырырга да тәкъдим итте.    

Гуломҗон Ибраһимов үз чиратында Татарстан Президентына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Үзбәкстан җитәкчелегенең Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә теләвен әйтте.    

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республика сәнәгать  предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International