Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Саклык банкы" ГАҖнең яңа офисында булды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды. 

Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы"ның яңав офисыннда булды (Кутузов проспекты, 32). 

Рөстәм Миңнехановка, алдынгы технологияләрне кулланып, заманча җиһазланган бинаны күрсәттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан вәкилләре банк клиентларына дигән зоналарны, офис бүләмләрен, хезмәткәрләр өчен сөйләшү бүлмәләрен күрсәттеләр. 

Шуннан Рөстәм Миңнехановның "Саклык банкы" ГАҖ президенты - идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашуы узды. Яклар алга таба берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Саклык банкы" ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International