Рөстәм Миңнеханов: "Төбәк җитәкчесе компромисс таба белергә тиеш"

2011 елның 16 сентябре, җомга

Бүген “Сочи-2011” халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты.

Эшлекле иртәнге ашның модераты буларак “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф чыгыш ясады. Фикер алышуда федераль орган һәм хакимият, субъектлар башлыклары, экспертлар кебек 130га якын кеше катнашты.

Герман Греф катнашучыларга ни өчен Россиядә икътисадның тигез үсеш алмавы күзәтелә, ни өчен модернизация акрын бара, ни өчен яшәү дәрәҗәсенең тигез үсешен күрмибез кебек сорауларга дүрт җавпның берсен сайларга тәкъдим итте. Иң популяр җавап “бу уңышларга ирешү өчен масатларны ачык системасы юк” варианты булды.

“Төбәкләрнең уңышлы үсеш алу мисаллары бар, ни өчен бу бөтен илдә дә шулай түгел? Ни өчен уңышлы тәҗрибәне бергәләп куллана алмыйбыз?”, - дип сорау бирде Саклык банкы җитәкчесе.

Очрашуда федераль үзәкләр белән субъектлар арасында вәкаләтләрне яңадан билгеләү, субъектларны эреләндерү, губернатордларны сайлауны кайтару перспективалары һ.б. хакында сүз барды.

“Татарстан ничек шулай уңышка ирешә ала?”, - дип сорады Рөстәм Миңнехановтан Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф . “Уңышка ирешү өчен аз сөйләшергә кирәк”, - дип шаяртты ТР Президенты.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, төбәкнең уңышлы үсеше – уртак хезмәт җимеше. “Төбәк башлыгы төрле шартларда да мәсьәләнең чишелешен табарга, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өстендә эшләргә тиеш. Кызганычка каршы, бу һәрвакыт алай килеп чыкмый”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International