Бүген “Сочи-2011” халыкара инвестиция форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкының бүлендек “Strategy Partners” консалтинг компаниясе идарәче партнеры Александр Идрисов белән очрашуда Татарстан икътисадына “Россия Саклык банкы” ААҖ инвестицияләрен җәлеп итү буенча фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та катнашты.
Линар Якупов очрашуда белдергәнчә, Саклык банкы инвестицияләрен республика икътисадына җәлеп итү мөмкинлекләре каралган. Рөстәм Миңнеханов эшче төркем булдыруны йөкләде, ул бу юнәлешләр буенча беренче проектларны билгеләргә, нефть химиясе һәм машина төзелеше проектларының инвестиция җәлеп итүчәнлеген күтәрү юлларын карарга һәм тиешле адымнарны билгеләргә ярдәм итәргә тиеш.