Татарстан Республикасы Президенты БГӘ Халыкара хезмәттәшлек дәүләт министры белән очрашты

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш программасы кысаларында БГӘ Халыкара хезмәттәшлек дәүләт министры, БГӘ конкурециягә сәләтлелелек һәм статистика буенча федераль комиссиясе җитәкчесе Рим бинт Ибраһим Әл-Хашими ханым белән очрашты. 

Очрашуда тагын Россия Федерациясенең БГӘдә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары  Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" ХК" АҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакчыллыклары һәм очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде: «БГӘдә WorldSkills оештырылу дәрәҗәсенә соклануыбызны җиткерергә телибез. Оештыру комитетыннан сезнең хезмәттәшләр барысын да күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Сезнең күргәзмә комплексыгыз бик шәп һәм  бу бөтендөнья чемпионатын әйбәт итеп оештырган югары профессиональ командагыз бар», - диде ул.

«Россия чемпионатны 2019 елда Казанда кабул итәчәк һәм бүген безнең илдән, шул исәптән Казаннан да, йөздән артык кеше сезнең тәҗрибәне өйрәнә. Сезне дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә әзерләвегез белән котлыйм. БГӘгә олы ихтирамымны белдерәм һәм без үзара хезмәттәшлегебезне үстерергә һәрвакыт әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Аның кушуы буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме төзелде һәм аның кушуы буенча мин аны җитәклим, бу төркемгә 33 илдән абруйлы сәясәтчеләр, фән, иҗтимагый һәм дин эшлеклеләре керә. Без 3 утырыш уздырдык, Мәскәүдә, Казанда һәм быел Грозный шәһәрендә. Согуд Гәрабстаны Мәлиге Сәлмән бән Абдел Азиз Әл Согуди белән очрашканнан соң без киләсе елга утырышыбызна Согуд Гарәбстанында уздыру турында алдан сөйләштек. Без ышанабыз, киләчәк утырышларыбызның берәрсе БГӘдә узса, Ислам илләре белән Россия арасындагы багланышларны тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рим бинт Ибраһим Әл-Хашими ханым үз иленә белдерелгән җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде. «Безнең чараларда катнашуыгыз өчен рәхмәт. Россиянең гарәп илләре белән якынаюы безне бик шатландыра. Россиянең Якын Көнчыгыштагы позициясе көчле һәм ихтирам уята. Безнең барыбызны да җәмгытебездә экстремизм һәм терроризм идеяләре таралу борчый. Кызганычка каршы, бу чир тарала бара. Бергәләп кенә бу авыруга каршы торып булачак».

«Безнең өчен, бөтен Россия мөселманнары өчен, террорның Ислам исеменнән таралуы бик аяныч. Халкы Ислам динендә булучы барлык илләргә дә үз  позицияләрен бергәләшеп якларга кирәк. Моны Владимир Владимирович Путин да аңлый һәм Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар бирә. Илләребез җитәкчеләре бердәм позиция булдырырга әзер һәм без аларга төрле яклап ярдәм итәчәкбез», - диде Татарстан Президенты һәм БГӘ Халыкара хезмәттәшлек дәүләт министры Рим бинт Ибраһим Әл-Хашими ханымны Татарстан Республикасына килергә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International