Быел Казан шәһәренең Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча республика программасында катнашудан баш тартуы сәбәпле, программа яңадан каралып, аңа 601, 6 млн. сумлык төзәтмәләр кертелгән. 2011 елгы программада катнашучы башка муниципалитетлар әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртуның төрле схемаларын кулланып эшләүне дәвам итә. Мәсәлән, Минзәләнең Шәрәфетдинов урамында сентябрь ахырында ике фатирлы йортлар төзелеше тәмамланачак. Болгар шәһәрендә ике фатирлы һәм 21 фатирга исәпләнгән ике йорт төзелә. Берсендә инде эчке бизәкләү эшләре бара. Нурлат районында 10 фатирлы йортта реконструкция эшләре үткәрелә, 24 фатирлы тагын бер йортны 1 октябрьдә файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Гомумән алганда, бүген 16 муниципаль берәмлектә авария хәлендәге 166 фатирда яшәүчеләр күчерелергә әзер. Шул ук вакытта Әгерҗе, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч районнарында авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча килешүләр төзү акрын бара. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Билгеле булганча, республиканың гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасында беренче ел гына катнашуы. Муниципалитетлардагы кайбер проблемалар шуның белән дә бәйле. “Якын арада быелгы программага кертелгән йортлар буенча килешүләр төзүне тәмамларга кирәк. Югыйсә, киләсе елда бу программада катнашу өчен финанслар ала алмаячакбыз”, - дип министр муниципаль берәмлекләр башлыкларын кисәтте.
Президент Рөстәм Миңнеханов проблемалы районнар җитәкчеләреннән мәсьәләгә ачыклык кертүне көтте. Алар, үз чиратында,килешүләрнең инде төзелүен яки тәмамлану алдында булуын расларга тырышты. Тик министр Ирек Фәйзуллин әлеге килешүләрнең министрлыкка тәкъдим ителмәвенә басым ясады. “Тагын бер кат кабатлыйм: документ министрлыкка тәкъдим ителеп, ул, үз чиратында, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды алдында хисап тоткач кына, контрактлар төзелгән дип санала”, -дип Ирек Фәйзуллин муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
Президент Рөстәм Миңнеханов программада катнашучы проблемалы районнарга килешүләр төзүне тәмамлау өчен 10 көн вакыт бирде. “Сез килешүләр төзүне министрлыкка хезмәт күрсәтү, булышлык итү дип кабул итәргә тиеш түгел. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләр үзегезнең гражданнар бит. Проблемалар булса, аны шунда ук Президентка яки җаваплы министрлыкка җиткереп, хәл итү юлларны эзләргә була. Без бит программада каралган финансларны дөрес файдаланабыз дип гарантия бирдек. Бу федераль һәм республика акчалары. Аларны файдаланудагы һәртөрле тайпылыш республикага зыянга гына булачак”, - дип кисәтте Президент.
Киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту мәсьәләсе дә күтәрелде.