Татарстан җитәкчелеге Азия инвесторларын Татарстанда күрергә тели һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инвесторлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары потенциаль инвесторлар- Сингапур һәм Азия илләренең эре компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Билгеле булганча, бу көннәрдә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сингапурда VI Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша. Делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, эре предприятиеләр җитәкчеләре бар. 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге эшлекле җыенда катнашучылар икътисади ярдәмләшүнең актуаль проблемаларын күтәрә, Россия, БДБ илләре белән Азия-Тын океан төбәге эшлекле даирә вәкилләре арасында килешүләргә ирешү күзалланыла.
Бүгенге очрашуда чит ил инвесторлары өчен Татарстанның икътисади потенциалы хакындагы төп презентацияне ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов уздырды. Ул Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәләте зур булган төбәк икәнен, биредә тиешле законнар базасы, инфраструктура, мәгариф потенциалы булуын ассызыклады.
ТР Инвестицион үсеш агентылыгы җитәкчесе Линар Якупов сүзләренә караганда, республика Россиядә эшен башларга теләгән чит ил бизнесменнары өчен яхшы плацдарым була ала. Татарстанның төп өстенлеге дип, Линар Якупов, эре инвесторлар өчен ТР Хөкүмәте белән турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлеген атады.
Инвесторлар белән очрашу кысаларында “Ак Барс” холдинг компаниясе презентациясе дә узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Азия эшмәкәрләренә шулай ук Татарстанда төзелә торган яңа А145 тизьйөрешле судносы хакында да сөйләделәр.
Чит ил компанияләре вәкилләре, үз чиратында, үзләрен кызыксындырган сорауларны Татарстан җитәкчеләренә юллады. Аерым алганда, аларны Россиядә капитал әйләнеше шартлары, Россия предприятиеләрендәге чит ил компанияләре өлешенә ниндидер чикләүләр каралганмы-юкмы икәнлеге кызыксындыра. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россиядә чит ил капиталы күчеше өчен бернинди чикләүләр юк. Татарстан Президенты “КАМАЗ” белән чит ил компанияләренең гамәлдәге уртак предприятиеләрен, “Алабуга” МИЗ да тулысынча чит ил милке булган кайбер резидент-компанияләрне мисал итеп китерде.
Татарстан башлыгы шулай ук республика һәм ил җитәкчелегенең алга таба да дәүләтнең тотрыклы икътисади сәясәтен тәэмин итәргә, инвесторларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны республика мөмкинлекләре хакында тулырак күзаллау алу өчен Татарстанга чакырды.