Рөстәм Миңнеханов: Татарстан алга таба да терлекчелекне үстерергә ниятли

2011 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан алга таба Австралиянең “Элдерс” компаниясе белән ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Аделаида шәһәрендә әлеге компания генераль директоры Малколм Джекман белән очрашуда шулай дип белдерде. Билгеле булганча, республика башлыгы Австралиядә кыска вакытлы эш сәфәрендә.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов Татарстан белгечләренең “Элдерс” компаниясе белән терлекчелек, шул исәптән нәселле терлекчелек өлкәсендә хезмәттшлекне югары бәяләвен билгеләп үтте. “Сезнең компания белән хезмәттәшлек инде уңай нәтиҗәләрен бирә, без бу юнәлешне алга таба да дәвам итәргә ниятлибез”, -диде Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов бүген бу хемәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, дип исәпли. Аның сүзләренә караганда, нәселле терлекчелек, мөгезле эре терлек үрчетү, авыл хуҗалыгы мегафермаларын алар белән тулыландыру бүген Татарстанны аеруча кызыксындыра.

Малколм Джекман, үз чиратында, Татарстанга нәселле терлекләрне экспортлау нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде. Бу әле ике арадагы җитди элемтәләрнең башы гына, дип саный ул. Хезмәттәшлектә иң мөһиме – туры элемтәләрне җайга салу, Татарстан белән моңа ирештек, ди ул.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Росагролизинг” ААҖ Австралия компаниясе белән мөнәсәбәтләрдә мөһим роль уйнавына басым ясады. Республика башлыгы хезмәттәшлек өчен потенциал зур дип саный. 

Белешмә өчен: Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе 2009 елда Австралиянең “Expo Trade Elderes” компаниясе белән нәселле мөгезле эре терлек кайтару буенча килешү төзегән иде. Нәселле таналар үстерү буенча комплекс төзелеше проектын реализацияләүче Питрәчтәге “Алтын Башак” ҖЧҖ да “Росагролизинг” линиясе буенча Австралиядән ел саен нәселле эре терлек алырга ниятли. “Ак Барс” холдинг компаниясе дә Австралиядән терлекләр кайтарып, терлекчелекне үстерү проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеген карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International