Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Сарытауда Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары һәм баш федераль инспекторлар катнашында узучы чараларда катнашты.
Идел буе федераль округында инвестицион һәм инновацион процессларны үстерүдә уңайлы шартлар булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның кысаларында гомум дәүләт, төбәк һәм төбәкара әһәмияткә ия инвестиция проектлары буенча Хөкүмәт комиссиясенең Идел буе федераль округы буенча ярдәмче комиссиясе утырышы үтте.
Ярдәмче комиссия утырышында Идел буе федераль округындагы өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алышты.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, шулай ук Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектлары җитәкчеләре һәм федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Соңрак Сарытауда “Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышы узды. Аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле үткәрде.