Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “ЛУКОЙЛ” ААҖ Президенты Вагит Алекперов белән очрашты.
Очрашуда ТР ягыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “ЛУКОЙЛ” ААҖ ягыннан “ЛУКОЙЛ” ААҖ директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, “ЛУКОЙЛ” ААҖ беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев һәм башкалар катнашты.
Мәгълүм булганча, эшлекле делегация “ЛУКОЙЛ” компаниясенең 20 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чараларда катнашу өчен килгән.
“Соңгы 20 елда “ЛУКОЙЛ” ның казанышлары уңай кичерешләр уята”, - дип башлады очрашуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм абруйлы компаниянең югары үрләр яулавында көнбатыш себер нефть чыганакларын үзләштерүдә актив катнашкан Татарстан нефтьчеләренең дә өлеше зур булуын билгеләп узды. “Безнең хезмәттәшлекне һичшиксез тагын да үстерергә кирәк. Алда куелачак уртак бурычларның хәл ителәчәгендә минем шигем юк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул авыр чыгучы “кара алтын”ны эшкәртү өлкәсендә дә уртак тыгыз хезмәттәшлек алып барылырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.
Очрашуда үз фикерләре белән Вагит Алекперов та уртаклашты. “Татарстан, аерым алганда, “Татнефть” белән стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре безнең өчен бик мөһим, чөнки тармак проблемаларын бергә хәл итәргә туры килә. “ЛУКОЙЛ” Президенты әйтүенчә, автомобильләр, махсус техника, заманча насослар җитештерү буенча Татарстан сәнәгате зур үсеш алган. “Безне Татарстанның фәнни потенциалы кызыксындыра”, - дип, ул киләсе елда Зәйдә вентильле насослар җитештерәчәк уртак предприятие ачылачагын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов “ЛУКОЙЛ” автомобильләргә ягулык салу станцияләренә карата нефть инспекциясенең шелтә белдергәне булмавын искәртеп узды һәм 2013 елгы Универсиадага кадәр Казан үзәгендә, шулай ук М-7 трассасында да берничә “ЛУКОЙЛ” станциясе ачарга кирәклеген билгеләп узды. “Бу өлкәдә эшләүче оешмалар көндәшлек итсеннәр, сәламәт көндәшлек бары тик уңай нәтиҗәләргә генә китерәчәк”, - диде Президент. Вагит Алекперов та аның белән килешеп: “Дустанә көндәшлек файдага гына булачак”, - дип җөпләде.
Алга таба сүз социаль мәсьәләләр турында барды. Мәгълүм булганча, хәйрия проектларына “ЛУКОЙЛ” ның бүлендек предприятиесе “РИТЭК” зур игътибар бирә. “Безнең компания беркайчан да социаль программалардан аерылмады. Киләчәктә дә без бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев. Рөстәм Миңнеханов та компания тарафыннан хәйрия проектларына җитди игътибар бирелүен һәм бу юнәлештә зур эшләр башкарылуын әйтеп үтте.