Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә "Ford Motor Company" президенты һәм башкарма директоры Алан Мулалли белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Соллерс" ҖЧҖ генераль директоры Вадим Швецов, Ford Sollers уртак предприятиесе башкарма директоры Гадел Ширинов катнашты.
Кунакларны сәламләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов 2011 елның 4 сентябрендә Төркиядә урнашкан Ford Transit һәмFord Transit Connect - "Ford Otosan" заводларына барганын искә төшерде.
Очрашуда сүз автокомпонентларны җитештерү турында барды. Татарстанда моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу республика өчен приоритетлы юнәлешләрнең берсе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген иң мөһим әйбер - "Ford Motor Company" белән берлектә уртак проект өстендә эшләү. ТР Президенты республика әлеге проектка кадрлар мәсьәләсендә мөмкин кадәр ярдәм итәчәген ышандырды.