“Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия чираттагы проектны хуплады

2017 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында  килешүләр төзүгә  гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Комиссия әгъзалары “Техника-Агро” ҖЧҖ компаниясенең ТОСЭР территориясендә авыл хуҗалыгы тагылмалы техника җитештерүне булдыру буенча инвестицион поектын карадылар.

Проектны “Техника-Агро” ҖЧҖ компаниясе идарәчесе Илшат Вахитов тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, проектка кертеләсе инвестицияләрнең күләме 77 млн. сум тәшкил итә. Проект кысаларында 80 яңа эш урыны булдырылачак. Комиссия әгъзаларына 2022 елга кадәр инвестицион үсеш планы тәкъдим ителде.

Инвестицион проект хакында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яр-Чаллы башкарма комитеты, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре үз фикерләрен белдерделәр. Проект хупланды.

Алексей Песошин утырыш барышында хәбәр иткәнчә, компанияләр тарафыннан “Яр Чаллы” ТОСЭР резидентлары статусын алуга инде 15 гариза хупланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International