Татарстан Президенты HUAWEI компаниясендә булды

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов HUAWEI компаниясе офисында булды. Анда заманча технологияләр үзәген тәкъдим итү чарасы узды.

Биредә компания белгечләре Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы, электрон хөкүмәт, энергетика һәм банк системасы белән идарә итү системасы белән таныштырдылар. Татарста Президенты билгеләгәнчә, HUAWEI мәгълүмат коммуникацияләре өлкәсендә продукция җитештерүче компанияләре арасында дөньяда һәм Россиядә алдынгыларның берсе. Россиядә аның офисы Мәскәүдә 20 ел элек 1997 елда ачылган. 

"Татарстан инновацияләр үстерүгә зур игътибар бирә. Безнең индустриаль парклар, технопарклар һәм инжиниринг үзәкләре Россиядә иң нәтиҗәлеләр дип санала. республикада нано-, биотехнологияләр, композит материаллар, робототехника үстерү буенча эш алып барыла. Без HUAWEI компаниясе белән берничә юнәлештә эш алып барабыз. Әйтик, без компаниягә Иннополис МИЗ территориясендә производствосын локальләштерү һәм эшләнмәләр үзәген оештыруны тәкъдим итәргә телибез. Шулай ук Татарстанның мәгариф проектларына компания инвестицияләрен җәлеп итәр идек, шул исәптән КФУ нигезендә Huawei авторизацияләнгән академиясен ачуны тәкъдим итәр идек. Аннан Татарстан территориясендә 5G буыны мобиль элемтәсе челтәрен үстерүдә,  Huawei челтәр һәм сервер җиһазларын республика предприятиеләрендә куллануда да мөмкинлекләр бар", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм мәсьәләләрне киңрәк өйрәнү өчен компания вәкилләрен Татарстанга чакырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International