Татарстан Президенты Пекин политехника институтын МДУ белән генә түгел, Казан федераль университеты белән дә хезмәттәшлек итәргә өндәде

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньдә  уникаль Россия-Кытай проекты – «Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты» Университетында булды. Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгын карады һәм беренче мәртәбә җыелган беренче курс студентлары белән сөйләшеп торды. Студентлар Татарстан делегациясенә рус телен белүләрен күрсәттеләр һәм А.С.Пушкин һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Татарстан Президенты бу масштаблы проектка сокланды һәм проектны оештыручыларны Россиянең башка югары уку йортлары белән, шул исәптән Казан федераль университеты белән дә хезмәттәшлек итәргә өндәде.

Хәзерге вакытта Кытай Шэньчжэньдә бөтендөнья дәрәҗәсендәге университетлардан гаять зур мәгариф кластеры формалаштыра. Шәһәрдә «Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты» Университеты төзелә («МДУ-ППИ»). 2019 елда төзелешне тәмамларга җыеналар. Архитектурасы буенча комплекс Мәскәүдәге атаклы МДУ бинасын хәтерләтә.

Бу халыкара проект эре Россия-Кытай гуманитар проекты булачак. 2017 елның мартыннан «МДУ-ППИ» Университеты «Рус теле һәм әдәбияты», «Гамәли математика һәм информатика», «Химия, физика һәм материаллар механикасы», «Экономика», «Нанобиотехнология», «Фундаменталь һәм система экологиясе» һәм башка уку программаларына кабул итүләр алып бара. Проектның стратегик инвесторы – Шэньчжэнь шәһәре Халык хөкүмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International