Татарстан Президенты «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар төзелеш һәм архитектура өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, төзелеш өлкәсендә алдынгы инновацион һәм энергияне саклаучы технологияләрне кулланышка кертүдә багланышлар турында сөйләштеләр. Шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. 

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International