Рөстәм Миңнеханов "Италия - Татарстан" эшлекле форумында: Форум - хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшү өчен яхшы чара

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Италия - Татарстан" эшлекле форумында катнашты. 

Искәртик, форум Татарстан Республикасы делегациясенең Миланга (Италия) эш сәфәре кысалаларында оештырылган. 

Чара Ломбардия сәнәгатьчеләре ассоциациясе мәйданында узды. 

Форумга кадәр Рөстәм Миңнеханов Ломбардия сәнәгатьчеләре ассоциациясе җитәкчесе Карло Бономи белән очрашты. 

Миланда Россиянең Генераль консулы Александр Нуризаде сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең динамик рәвештә үсеп баручы төбәкләренең берсе.Аның сүзләренчә, бүген төбәкара дәрәҗәдә үзара файдалы хезмәттәшлек алып бару турында килешеп була. 

Рөстәм Миңнеханов республикага карата игътибарлары өчен Италия хезмәттәшләренә рәхмәтен әйтте. 

"Делегациябез составында Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре бар. Визит барышында багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачылыр һәм уртак проектлар турында килешүләр булыр дип көтәбез. Бүген, илләребез арасында элемтәләрне ныгыту өчен, Татарстан-Италия хезмәттәшлеге үсеше перспективалары турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Төбәк Италия бизнесын җәлеп итү яклы, Татарстан җитәкчелеге үзара файдалы хезмттәшлекне киңәйтергә тели һәм кирәкле ярдәмне тәэмин итәргә әзер. 

"Татарстанның Италия фирмалары белән багланышлар тәҗрибәсе зур, - диде ул. - Республика белән Италиянең күп алдынгы компанияләре эшли. Италия партнерлары нефть химиясе, машина төзү, авыл хуҗалыгы һәм башка производстволарны яңартуда катнашты". 

Шул ук вакытта, кызганычка каршы, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Италия белән товар әйләнеше шактый күпкә кимегән. 

"2012 елда безнең сәүдә 3,5 млрд долларга җитсә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Хәзер бу сан 13 кат ким, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 262 млн. доллар тәшкил итә. шуңа да безнең сәүдә-икътисадый үсешкә мөмкинлекләр зур. 2017 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үзара сәүдә 37 процентка арткан". 

Тискәре тенденцияне үзгәртеп булыр дип өметләнәбез, диде ул. 

Багланышлар өчен алдынгы юнәлешләр арасында Татарстан Президенты нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзү, автомобильләр төзү, компонентлар җитештерү, шиналар производствосы, ИТ, башка югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, инфраструктура проектлары һәм башкаларны атады. 

"Без 50% сәнәгать товарларыбызны экспортка җибәрәбез, аеруча инновацион үсешкә игътибар бирәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан ул "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Мастер" Кама индустриаль паркы, Иннополис шәһәре мөмкинлекләре турында сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, якындагы елларңа республикада берничә эре инвестицион проект гамәлгә ашырылачак: "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры, Свияжск мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү - Казан" югары тизлекле магистраль  төзү. Бу бизнес өчен яхшы мөмкинлекәр, диде ул. 

Без Италия эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлеккә шат булабыз һәм үзара файдалы багланышларга өметләнәбез, дип белдерде Татарстан Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International