Рөстәм Миңнеханов Pirelli Марко компаниясе президенты һәм идарәсе рәисе Тронкетти Провера белән очрашты

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pirelli Марко компаниясе президенты һәм идарәсе рәисе Тронкетти Провера белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Миланга эш сәфәре кысаларында узды.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы  делегациясе Pirelli комапниясенең инжиниринг үзәгендә булган иде. Монда делегация әгъзаларына автомобиль шиннарын җитештерү барышын күрсәттеләр

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, «Пирелли» компаниясе берничә дистә ел республиканың нефть предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. 

 2002-2010 елларда «Татнефть» компаниясе «Пирелли» белән берлектә «Кама - EURO» бренды белән җиңел, җиңел йөк радиаль шиннарын җитештерүне үстерү буенча инвестицион программаны уңышлы гамәлгә ашырган.   

Моннан тыш, «Нижнекамскнефтехим» компаниясенең Италия партнерлары хәзерге вакытта каучуклар җитештерү буенча хезмәттәшлек итә. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Пирелли» компаниясенең Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлеге уңышлы бара. Соңгы 10 елда уңай динамика күзәтелә – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ «Пирелли» адресына җибәргән синтетик каучуклар күләме 3 мәртәбәгә арткан. 

«Татарстан «Пирелли» белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә тели», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул бүген инжиниринг үзәгендә күрсәтелгән технологияләргә сокланган. Сез – инновацияләр лидеры, диде ул, шуңа күрә дә бөтен дөньяда шиннар җитештерү буенча алдынгы урыннарда барасыз. 

«Пирелли» компаниясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановны күптән түгел Казанда ачылган «Пирелли» шиннар сату үзәгенә килергә чакырдылар.

Очрашу барышында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ белән «Пирелли» компаниясе арасында синтетик каучук китереп тору буенча озак сроклы (биш еллык) килешү имзаланды.

Килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Pirelli Марко компаниясе президенты һәм идарәсе рәисе Тронкетти Провера һәм  Pirelli Марко Тронкетти Провера, Россиянең Миландагы Генераль консулы Александр Нуризадә һәм башка рәсми затлар барында имзаланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International