Рөстәм Миңнеханов субъектлар өчен бюджет кредитларын реструктуризацияләү турында: Бу – яхшы потенциал күрсәтүче төбәкләрне кызыксындыру системасы

2017 елның 16 декабре, шимбә

Бүген федерация субъектлары өчен бюджет кредитларын реструктуризацияләү турында Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә Россия Финанс министры Антон Силуанов сөйләде.

Бүген Россия Финанс министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашты. 

«Чыннан да, Россия Президенты субъектлар өчен бюджет кредитларын реструктуризацияләү турында игълан итте, - диде РФ Финанс министры. - Барлык субъектлар да 7 елга кадәр кичектереп тору мөмкинлеге алачак, ә салым керемнәре инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булган төбәкләр – 12 елга кадәр».

Татарстан Республикасы да бу мөмкинлектән файдаланыр дип ышанам, дип белдерде Антон Силуанов.

«Без хәзер Россия Федерациясе субъектлары белән килешүләр төзи башлыйбыз, – диде ул, – Безнең исәпләүләргә караганда, барлык субъектлар да мондый реструктуризация алачак. Алар үзләренә финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, бурычларны, бюджет кытлыгын киметү йөкләмәләрен алачак».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, «һәр төбәкнең үз позициясе, үз алымнары» бар.

«Реципиент төбәкләр бар, алар федераль ярдәмгә өметләнә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Донор төбәкләр бар, алар күп түгел – алар үзләренең салым  потенциалын саклап калырга тырышалар. Әлбәттә, без бу салым һәм башка вәзгыятьләрнең еш алмашуын теләмибез. Билгеле инде, реструктуризация дә субъектларга аерым шартлар йөкли – салым потенциалы буенча, эшне системалы кору буенча да».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң мөһиме – һәрчак диалог аша мәсьәләне тиешенчә хәл итү юлын табарга кирәк. Шуңа күрә мин Россия Федерациясе Финанс министры Анто Силуановка рәхмәтле –  гел аңа шылтыратам һәм күп мәсьәләләр буенча киңәш сорыйм. Без һәрвакыт кирәкле карарга киләбез».

«Сез үзегез дә күрәсез, республика үсә, һәм безнең барлык чыгым вәкаләтләребез үтәлгән. Бюджет кредитларын реструктуризацияләү буенча федераль үзәк зур ярдәм күрсәтте, бу кредитларны без халыкара чаралар уздыруга, шул исәптән 2013 елгы Җәйге универсиаданы уздыруга алган идек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International