Илдар Халиков Сарман һәм Яңа Чишмә районнарында эш сәфәрендә булды

2011 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Сарман һәм Яңа Чишмә районнарында эш сәфәрендә булды. Сәфәр барышында Хөкүмәт башлыгы яңа юл һәм балалар бакчасы ачылышында катнашты, кече һәм урта эшмәкәрлек объектларында булды.
Премьер-министр беренче булып тукталган пункт Сарман районының Саклаубаш авылы иде. Биредә Илдар Халиков Саклаубаш һәм Сулы-саклау авыллары арасында яңа юлны ачу тантанасында катнашты. Сарманда Премьер-министр ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов озатуында авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше белән танышты. Аерым алганда, “Агромастер” җәмгыятендә, Маннанов крестьян -фермер хуҗалыгының он җитештерү предприятиесендә булды.
Хөкүмәт башлыгы районда кече бизнес үсешен югары бәяләп, төбәктә эре авыл хуҗалыгы инвесторлары булуга карамастан, район җитәкчелегенең кече хуҗалык формаларын үстерүгә ныклы игътибар бирүен ассызыклады.
Яңа Чишмә районында исә Илдар Халиков реконструкциядән соң “Теремок” балалар бакчасы ачылышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International