Рөстәм Миңнеханов: “IT-өлкәнең икътисадның реаль секторы белән элемтәсе җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел”

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

“Базарда җитди көндәш булырга теләгән предприятиеләр IT-технологияләрне куллану буенча системалы эш алып барырга тиеш”. Бүген IT-паркта министрлык-ведомстволар, республиканың сәнәгать предприятиеләре, фәнни-белем бирү учреждениеләре, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы компанияләр катнашында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Президент рәислегендә узган киңәшмә заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып предприятиеләр белән идарә итүне камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде. Шундый масштабта беренче тапкыр Татарстанның әйдәп баручы эре предприятиеләре һәм вуз җитәкчеләрен IT-парк мәйданына җыйган чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе оештырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, республика икътисадының реаль секторында эшләүче предприятиеләрдә заманча мәгълүмат технологияләрен киң кулланышка кертү өчен инвестицияләрнең һәм бу технологияләрне куллану өчен әзерлекле кадрларның булуы мөһим шарт булып санала. “Предприятиеләр белгечләрне укыту, яңа кадрлар әзерләүне, заман технологияләрен күздә тоткан программаларын булдырырга тиеш”, - дип саный республика башлыгы. Ул шул ук вакытта вузлар, аеруча техник белгечлекләр әзерләү буенча махсуслашкан уку йортлары үз программаларында инженерлар, химик, физиклар, нано-, биотехнология белгечләре һәм башкаларны әзерләү буенча кирәкле дисциплиналарга зуррак урын бирергә тиеш, дип ассызыклады.
“Икътисадның реаль секторы үсеше өчен яңача фикерли торган, заманча технологияләрне кулланырлык кешеләр кирәк. Югары мәктәп шул секторның ихтыяҗларына йөз тотып эшләргә тиеш”, - дип белдерде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләрендә мәгълүмат технологияләрен куллануны үстерүгә комплекслы якын килергә кирәк, дип саный. Ул IT-технологияләрне куллану буенча махсус курслар, мастер-класслар, стажировкалар уздыру зарурлыгын искәртте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать предприятиеләрендә IT-технологияләрне кулланышка кертү хакында фикерләшүне, заман технологияләрен куллануның функциональ өлкәләрен барлауны, мәгълүмат системаларын эшләүчеләр һәм кулланучылар туплаган тәҗрибә белән уртаклашуны бүгенге киңәшмәнең төп максаты дип атады. “Заманча IT-технологияләрне сәнәгать предприятиеләре белән идарә итүдә кулланганда, аларның яңа эшләнмәләр әзерләү вакытын кыскартуга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, җитештерелә торган продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыруга ярдәм итүен күрәбез”, - диде ул.
Министрның киңәшмәдәге чыгышы сәнәгатьтә үсеш программаларын гамәлгә ашыруда мәгълүмат технологияләренең роленә багышланган иде. Аның ассызыклавынча, сәнәгать белән идарә итүдә мәгълүмат технологияләрен куллану дигәндә тулы бер комплекс күзаллана. Ул “Сакчыл җитештерү” технологияләрен, предприятие ресурсларын планлаштыру системаларын, электрон документ әйләнешен, электрон юл белән эш вакытын, йөкләнешне исәпкә алу системаларын үз эченә ала. “Сакчыл җитештерү” технологияләре, белгәнебезчә, хәзерге вакытта республикада икътисадның төрле тармакларына караган 80 нән артык предприятиедә кулланыла. Әлеге технологияләрнең тулы спектрын үзләштергән сәнәгать предприятиеләре бу өлкәдә лидер санала.
Электрон документ әйләнеше, электрон хисап кебек мәгълүмат технологияләре дә сәнәгать предприятиеләрендә уңышлы гына кулланышка кертелеп килә. Ә менә мәгълүмат технологияләренең сәнәгать өчен мөһим булган тагын бер юнәлешен – предприятие ресурсларын планлаштыру системаларын (ERР) кулланышка кертүче предприятиеләр әлегә бармак белән генә санарлык. Бу технологияләрне кертү әлегә кыенлык белән бара. Предприятие ресурсларын планлаштыру системалары салым һәм кадрлар хисабын, бухгалтерияне, финанслар, проектлар, сервис, логистика белән идарә итүне үз эченә ала. Р.Зарипов белдергәнчә, әлеге системаны предприятиеләрдә киң кулланылышка кертү өчен заманча югары квалификацияле белгечләр әзерләү таләп ителә. Әлеге өлкәдә КФУга, Туполев исемендәге Казан фәнни-техник тикшеренү институтына зур өметләр баглана. Әлеге вузларның IT-технологияләр өлкәсендә эшләүче эре компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.
Бүгенге киңәшмәдә “ICL-КПО ВС” җәмгыяте җитәкчелеге бу өлкәдә үзенең программа продуктлары, аларны республиканың сәнәгать предприятиеләренә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Киңәшмәдә шулай ук IT-паркта урнашкан Data-үзәк ресурсларын җитештерү процесслары белән идарә итүдә куллану бу өлкәдә мөһим юнәлешләрнең берсе булачак дип билгеләп үтелде. Киңәшмәдән соң сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре әлеге үзәк эшчәнлеге белән якыннан танышты. Сәнәгать белән идарә итүдә мәгълүмат технологияләрен куллану хакындагы сөйләшүнең дәвамы ноябрь ахырында узачак Лин-форумда көтелә. Ул сакчыл җитештерү мәсьәләләренә багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International