Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Утырыш Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ясады. Утырыш барышында ул Татарстан яшьләре Россиядә иң активлардан санала, дип хәбәр итте.

Владимир Леонов  хәзерге вакытта Татарстаннан 8 кешенең Пхенчханда Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат булуын билгеләп узды. Гомумән бүгенге көндә  Татарстанның 370гә якын атлеты олимпия спорт төрләре буенча Россия җыелма командаларына керә.

Моннан тыш, министр республика спорт музеен булдыруны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мондый объектның барлыкка килүе, республика кунакларын Татарстан спортчыларының казанышлары белән таныштыру мөмкинлеген бирә.

Владимир Леонов шулай ук 2018 елда Татарстанда сигез яңа бассейн һәм алты спорт залы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте.

Татарстан Республикасы 2014-2017 елларда бөтенроссия ГТО рейтингында алтынчы урынны били. Бу хакта “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов белдерде.

Россия буенча ГТО рейтингында алдынгылар өчлегенә Төмән, Белгород һәм Псков өлкәләре керә.

Александр Карпов сүзләренчә, Татарстан берничә позициядә начар күренми, әмма төп аспектларда ГТОны гамәлгә кертү эшләрен көчәйтергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International