Илдар Халиков: "Татарстанның масштаблы проектлары җайга салынган логистика системасыннан башка алга таба үсә алмый"

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Транспорт-логистика системалары белән идарәдә заманча мәгълүмат технологияләрен куллану. Бүген “Корстон”да ачылган халыкара фәнни-гамәли конференция әнә шул мөһим темага багышлана. ТР Мәгълүматлаштыру академиясе тарафыннан оештырылган чарага төрле тармакларга караган компанияләрдән логистика буенча белгечләр, менеджерлар, фән һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән галимнәр чакырылган. Конференциянең пленар утырышы ачылышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
Товарлар, материаллар белән тәэмин итү чылбырында транспортлау, бу чылбыр белән идарә, логистика белән идарәдә интеграцияләнгән мәгълүмат системалары, компанияләр ресурсларын оптимальләштерү, тәэмин итү чылбырының иминлеген булдыру, төбәкләрдә транспорт-логистика системаларын үстерү һ.б. фәнни-гамәли конференциядә тәкъдим ителүче чыгышларның төп темалары.
ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков мәгълүмат технологияләрен куллану буенча лидер төбәкләрнең берсе саналган Татарстанда заман технологияләрен логистика системалары белән идарәдә куллану өчен резерв җитәрлек дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге актуаль мәсьәлә бүген һәртөрле оешма-предприятиене кызыксындыра. “Сәнәгате ныклы үсеш алган, эре проектлар гамәлгә ашырыла торган республикабызда логистика мәсьәләсе беренче урынга чыга”, - дип искәртте Премьер-министр. Ул “ТАНЕКО” проектының гамәлгә ашырылуына, заманча эре производстволарны туплаучы “Алабуга” махсус икътисади зонасының уңышлы эшләвенә, “КАМАЗ”ның чит ил партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлегенә тукталып, боларның барысы да яхшы итеп җайга салынган логистика системасы нәтиҗәсендә үсә, дип искәртте.
2013 елда Казанда узачак Универсиада өчен гомуми инфраструктураны, транспорт системасын үстерү бурычы да Татарстанны бу мәсьәләгә тагын да игътибарлырак булырга этәрә. Илдар Халиков искәртүенчә, болар Бөтендөнья студентлар спорты ярышларына куела торган зур таләпләр белән бәйле. Премьер Универсиаданың логистик инфраструктурасын формалаштыру буенча махсус комиссия эшләвенә, бу юнәлештә зур программа гамәлгә ашырылуына басым ясады.
“Бүген актив үсештә булган һәм безнең товар җитештерүчеләрнең партнерлары саналган эре сәүдә компанияләренең логистик инфраструктурасын үстерү дә мөһим”, - ди Премьер-министр. Ул соңгы өч елда республикада “Q-Park”, “Биек тау”, «Константиновский” кебек берничә эре заманча логистик комплексы төзелүенә игътибар юнәлтте. “Бизнес үсеше өчен кирәкле уңайлы шартлар тудыру өчен, логистика инфраструктурасын төзүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Республикада гамәлгә ашырылучы федераль масштабтагы проектлар шуны күздә тота”, -ди Илдар Халиков. Моның ачык мисалы – Яшел Үзән районы территориясендә төзелүче Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге. Проектның гомуми бәясе 18,3 млрд сум. Аның сүзләренә караганда, 2030 елга биредә йөкләрне эшкәртү күләмен 30 млн тоннага җиткерү ниятләнә (шуның 6,5 млн тонна –тимер юл транспорты белән, 12 млн тонна- автомобиль транспорты белән, 10,5 млн тоннасы- су транспорты белән ташылган). “Мондый комплекс - республика икътисады һәм сәнәгате инфраструктурасы үсешенә ярдәм генә булмыйча, ул илнең башка төбәкләренә һәм чит илләрдәге партнерларга да хезмәт күрсәтүче мөстәкыйль глобаль бизнес булачак”, -дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.
Илдар Халиков бүген логистика мәсьәләләрен хәл итүдә мәгълүмат технологияләренең көннән-көн актив кулланылуын искәртеп, алда торган төп бурычларның берсе итеп республикада логистик инфраструктураның төп элементларын бердәм челтәргә берләштерүне атады. Аның фикеренчә, бу контрольне дә, карарлар кабул итүне дә тизләтәчәк.
Пленар утырыштагы бүгенге чыгышларда логистиканың фән дәрәҗәсенә үсеп җитүе, логистика мәсьәләсенең илнең икътисади һәм сәяси казанышларына ирешүдә төп этәргеч булуы, Казан галимнәрендә бу тармакны үстерүгә өлеш кертү өчен мөмкинлекләре зур булу ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International